Кинога төшү – җиңелләрдән түгел икән
Зур Әтрәчтә Мәскәү режиссерлары һәм Казан артистлары кино төшереп китте.
(Тәтеш, 5 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина ). Көнкүрештәге “тавык та чүпләп бетерә алмаслык” эшләр белән мәшгуль авыл халкы ике атна эчендә тагын да җанланып, артистлар тормышының никадәр кызыклы да, авыр да, җаваплы да булуын аңлады. Ләкин алар иҗатның казанында кайнагангадыр инде, бу хакта бер генә дә моң-зар сүзләре әйтмичә, киресенчә, күңелле вакыйга хакында ихлас итеп сөйлиләр.
“Безнең авылга кино төшерергә кырыклап кеше килде, күпчелеге мәскәүләр, Казаннан ике артист бар иде. Башта урамдагы күренешләр, аннары аерым бер йорт хуҗалыкларында төрле өзекләр төшерелде. Әле тагын фермада да эшләр алып барылды. Монда инде безнең терлекчелектә эшләүчеләр – Марат Гарифуллин – төп рольне башкарды, Мәрзыя һәм Васыйл Юнысовлар, Рәмзия Хәйбуллина һәм башкалар үзләренең актерлык сәләтен сынап карадылар, кыскасы, аларның кино сәнгатендә барысы да уңышлы килеп чыкты”, – диде иртәдән кичкә кадәр киночылар янында мәш килгән мәдәният йорты директоры Илһам Хәйбуллин.
“Бу кадәрле кунакны кайларга урнаштырып бетердегез?” – дип кызыксынам.
“Күпчелеге Роза апа һәм Ислам абый Фәйзуллиннарда төн кунды. Аларның Мәскәүдә яшәүче кызлары Гөлнур артистларны ашатуны үз өстенә алып, кайгыртучанлыгы белән сокландырды. “Өчпочмак” дип исемләнгән кинода әле тагын авылның мәдәният хезмәткәрләре Илһам Хәйбуллин, китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина, Алсинә Фәйзуллина җитәкчелегендәге “Ак калфак” вәкилләре, “Кызыл миләш” ансамбле үзешчәннәре, хәтта бала-чагалар да бик теләп катнашты. Күренешләр төрле урыннарда алып барылды: көнбагыш кырында, силос базында, фермада, көтүлектә... Киноны караганда гына рәхәт икән ул, үзебез шунда сыналып карагач, ничек кыен булуына төшендек. Шулай да һәр мизгел йөрәктә ниндидер бер якты, матур хатирә булып сакланып калды. Әлеге киноның дөньяга чыгуын көтәсе калды, бу тиз генә булмастыр әле, шулай да без көтәчәкбез”, – диделәр иҗат һәм сәнгатьне яратучы әтрәчләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев