Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кисәтелгән – димәк, коралланган!

Янгын күзәтчелеге янгынга каршы кагыйдәләрне өйрәнү мөһимлеге турында искә төшерә.

 (Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары". Михаил Гордеев). “Тиздән яңа уку елы башлана. Балалар, аларның ата-аналары һәм, әлбәттә, хөрмәтле укытучылар яңа уку елына күптәннән әзерләнә башлады. Иминлек – теләсә нинди заманча кешенең тормышында иң мөһимнәрнең берсе булып тора. Сезнең белән бәла-каза килеп чыкмасын өчен, хәзерге вакытта  үзеңне дөрес тота белергә кирәк. Чөнки фаҗига сез аңа әзерме яки юкмы дип сорап тормый. Ул һәрвакытта мизгел эчендә килә, сез аны көтмәгән чакта. Шуңа күрә балачактан ук һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә уку барышы вакытында янгынга каршы гадәти кагыйдәләрне өйрәнү зарур”, – дип саный районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. 

“Янгынга каршы аңлату эшләре үз эченә укучылар һәм аларның ата-аналары белән эшләүнең төрле алымнарын кертә. Уку елы башында укучыларны мәктәп өчен билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янгын каравылын чакыру тәртибендә, янгын чыгу очрагында кешеләрне эвакуацияләү планы белән таныштыру зарур. Мәктәптә вакыт-вакыт  күрсәтмә өйрәнү эвакуациясе үткәрелергә тиеш”, – дип уртаклаша Денис Хәсип улы. 

“Мәктәптә укучылар, сездән без өйдә һәм мәктәптә янгынга каршы тәртипне тотуда һәрвакытта ярдәм һәм үзара аңлашу көтәбез. Ата-аналарыгыз, укытучылар, өлкән дусларыгыздан кыенсынмыйча, көтмәгәндә килеп чыккан хәлләрдә нишләргә кирәклеген сорагыз, безгә, шәһәрдәге янгын частенә, экскурсияләргә килегез. Хәвеф-хәтәргә әзер булырга өйрәнегез. Һәм шул чакта теләсә нинди кыенлыклар сезнең өчен җиңеп чыга алырлык булачак. “Кисәтелгән – димәк, коралланган!” дигән гыйбарәне юкка гына әйтмиләр шул”, – дип мөрәҗәгать итә Тәтеш районы укучыларына янгын күзәтчелеге инспекторы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев