Җәмгыять

Китапханәче булып караганнар

Олы Тархан китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Үзидарә көне уз­дырылган.

(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары"). Олы Тархан китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Үзидарә көне уз­дырылган.

Мәдәният хезмәткәрләре әйтүенчә, китап укучылар бу көнне китапханәче хезмәтен үзләрендә сынап караган: китаплар биргәннәр, яңа бас­малар тәкъдим иткәннәр, матур әдәбиятны киштәләргә урнаштырганнар. Шул вакытта алар бик җиңел тоелган китапханә эшенең шактый ук авыр булуын аңладылар.

Шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган китап күргәзмәсе дә бизәлгән иде. Укучылар биредә хатлар, рус әдәбияты китаплары, төрле китапханәләр тарихы белән таныша ­алдылар.
 


Нет комментариев