Балалар китапханәсендә узган “Татарстанның мәдәни мирасы” дигән бәйрәм программасы “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем проектының муниципаль йомгаклау этабына багышланган иде.
(Тәтеш, 1 июнь, “Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева ). Анда район мәктәпләреннән әлеге бәйгедә катнашкан актив укучылар җыелды. Алар электрон тәкъдим итү ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектларына читтән торып сәяхәттә булдылар, Казан турындагы видеороликларны карадылар. Сәяхәт барышында балаларны әдәби персонажлар төлке Алиса белән мәче Базилио озатып йөрде. Балалар китапханәсе базасында эшләп килүче “Библиоша” курчак театры танылган спектакльдән сәхнәләштерелгән күренешләр белән сөендерде.
Бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде. “Иң яхшы мәдәни көндәлек” Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең өч укучысында булып чыкты: Илья Бирюков (1 “А” сыйныф), Анна Ещиганова (2 “Б”), Злата Павлова (2 “Б”), Зәринә Йосыпова (2 “А” сыйныф, Тәтештәге 1нче урта мәктәп).
Наталья Бирюкова “Иң мәдәни ата-ана” номинациясендә җиңүче дип танылды.
Нет комментариев