Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итегез

– Вафат булган пенсионерның туганнары сентябрь аенда аның өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне алырга хаклымы? – дип сорый Тәтештә яшәүче Зөфәр И.

(Тәтеш, 25 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 

– РФ территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булган барлык пенсия алучыларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган, – дип җавап бирә Россия пенсия фонды идарәсенең Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова. – Пенсионер 31 августка кадәр вафат булса, аңа бер тапкыр бирелә торган түләү вафат булу белән бәйле түләнми. 
Әгәр пенсионер сентябрь аенда 10 мең сум акчаны алып өлгермичә 31 августтан соң вафат булса, акча пенсионер алырга өлгерми калган яки яшәгәндә ала алмаган түләнми калган пенсиясе белән бергә биреләчәк. 
Пенсионер белән яшәгән туганнары бу очракта акчаны алу хокукына ия. Моның өчен аларга яшәү урыны буенча Россия пенсия фондының клиентлар хезмәтенә үлү турындагы таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Моны кешенең вафатыннан соң 6 ай эчендә эшләргә кирәк. Андый затлар булмаганда яки күрсәтелгән вакыттан соңрак мөрәҗәгать иткәндә түләүләр гомуми нигездә мирас итеп алына.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гражданинга пенсия 31 августтан соңрак билгеләнгән, әмма аңа хокук күрсәтелгән көнгә инде башкарылган булса, ул чакта бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү соңрак бирелергә мөмкин. Мәсәлән, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алуга хокук июль аенда (туендыручының үлгән көненә) рәсмиләштерелеп, пенсияне билгеләү өчен гариза август азагында бирелсә, ә пенсия сентябрь аенда билгеләнгән булса, акчалата түләү беренче пенсия белән бер үк вакытта биреләчәк.

Тәтеш районында 7618 пенсионерга 76 180 000 сум бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү юнәлдерелгән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев