Декабрь башында республикабызда “Яшь һөнәр ияләре” төбәк чемпионаты тәмамланды, анда Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантлары да катнашты.
(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Декабрь башында республикабызда “Яшь һөнәр ияләре” төбәк чемпионаты тәмамланды, анда Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантлары да катнашты. Уку йорты командасы “Хокук саклау эшчәнлеге (полицейский)” компетенциясендә икенче урынны алды. “Пилотсыз һава судноларын тышкы йөртү һәм файдалану” компетенциясендә курсантларның ике командасы да көмеш һәм бронза яулады. Бу компетенцияләр буенча ярышлар Татарстанда беренче тапкыр узды, шулай булгач яшьләр өчен ул үзенә бер төрле дебют булды.
“Мин чемпионатта “Хокук саклау эшчәнлеге” компетенциясе буенча катнаштым. Безне укытучы Альберт Равилович Абдурахманов әзерләде, Тәтешнең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ярдәм итте. Алар үз эшләренең чын осталары. Чемпионат тәмамланганчы безне хупладылар һәм безнең командага булыштылар, авыр хәлдә калганда хокук бозучылар белән ничек эш йөртергә кирәклеге хакында киңәшләр бирделәр. Ярышларда без үзебезне лаеклы итеп күрсәттек дип уйлыйбыз, алган барлык белемнәрне кулландык. Бәйгеләр һәм биремнәр төрледән-төрле, кызык һәм танып белүле булды. Өйрәнү барышында яңа дусларым һәм танышларым барлыкка килде. Көндәшләребез көчле иде, бөтен Татарстаннан биш команда катнашты. Мондый чаралар кызларга һәм егетләргә үзләрен күрсәтү, яңа дуслар табу һәм команда рухын тоя алу мөмкинлеген бирә”, – дип уртаклашты көллият курсанты Айдар Вәлиуллов. “Пилотсыз һава судноларын тышкы йөртү һәм файдалану” компетенциясендә яшьләрне әзерләүдә җирле ТВның оператор-монтажеры Максим Сергеев булышлык күрсәткән. Ярышлар ТР махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында узган.
Нет комментариев