Көмешкә саткан өчен – штраф
Тәтеш районы прокуратурасы 70 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 171.4нче маддәсендә (алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне законсыз сату) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип таныды.
(Тәтеш, 14 февраль, “Тәтеш таңнары”). “Судта хөкем ителүченең 2019 елның 18 октябрендә җирлектә яшәүчегә өйдә әзерләнгән көмешкә сатуы исбатланды. Өстәвенә ул элек тә шуңа охшаш хокук бозган өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителгән иде инде. Үз гаебен хатын-кыз тулысынча таныды. Суд аңа дәүләт хисабына 30 мең сум күләмендә штраф төрендә җәза билгеләде. Хөкем карары закон көченә керде”, – дип хәбәр иттеләр район прокуратурасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев