Яшьләр арасында террорга каршы күренешләрне, район учреждениеләрендә хокук бозуларны кисәтү буенча эшләрне профилактикалау Тәтеш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координация комиссиясе утырышының көн тәртибендә төп мәсьәлә булды.
(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). “Районның белем бирү учреждениеләре үз тәрбия эшләрендә балигълык яшендә булмаучылар арасында җинаятьчелекнең һәм хокук бозуларның күләмен киметүгә, сукбайлыкны кисәтү юлы белән балигьлык яшендә булмаучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы хәрәкәтләрне бозуга, шулай ук моңарга йогынты ясаучы сәбәпләр һәм шартларны ачыклауга басым ясыйлар”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина. Районыбызның хокук саклау органнары хезмәткәрләре утырышта яшьләр белән профилактик эшләр үткәрүне һәм җәмгыятькә каршы төрдәге хокук бозуларны кисәтү буенча агымдагы хәлләрне тулысынча анализлады. “Кабатлап әйтәм, һәрбер балага игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, аларның килеп чыккан проблемаларын белергә һәм ярдәм итәргә кирәк. Ярдәм безнең һәркайсыбыздан, педагоглар, психологлар, социаль һәм хокук саклау хезмәтләре, әти-әниләрдән булырга тиеш. Без яшьләр өчен, аларның киләчәге өчен җаваплы”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, киңәшмә аның рәислегендә узды, һәм җаваплы хезмәтләргә әлеге юнәлештә эшне көчәйтү буенча йөкләмәләр бирде.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча районда уздырыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру турындагы мәсьәлә киңәшмәнең тагын бер мөһим мәсьәләсе булды. “Кешеләр белән аңлату эшләре үткәрүгә карамастан, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә бару һәм булышу, янгыннар чыгу белән бәйле хәлләр киеренке булып калуын дәвам итә. Районда социаль яклау органнарында исәптә торган гаиләләрнең йортларына Татарстан Республикасы Президенты һәм Тәтеш районы башлыгы ярдәмендә бушлай янгын чыгуны хәбәр итә торган 2 меңгә якын җайланма куелды. Без рейдлар үткәрәбез, белешмәлекләр таратабыз, тәтешлеләрнең йортларында һәм оешмалардагы янгын куркынычсызлыгы системаларын тикшерәбез”, – дип хәбәр итте үзенең чыгышы вакытында ТР буенча Россия ГТХ ДУнең янгын күзәтчелеге буенча Тәтеш районы бүлеге начальнигы подполковник Илсур Камбиев. “Янгын чыгуны хәбәр итә торган җайланмаларны урнаштыру буенча эшләрне дәвам итәргә, аларны ялгыз яшәүче өлкән кешеләрнең, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең өйләренә кыска вакыт эчендә урнаштыру өчен, никадәрле җайланма кирәклеге турындагы мәгълүматны әзерләргә кирәк.Янгын куркынычсызлыгына каршы эшләрне көчәйтү зарур”, – дип таләп итте Рәмис Хатыйп улы җаваплы хезмәтләрдән.
Нет комментариев