Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Койма урларга маташкан

Якын кешеләр дә, танышлар да матди һәм рухи зыян салырга мөмкиннәр.

(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”).  Россия Эчке эшләр ­ми­нистрлыгының Тә­теш районы бүлеге мәгъ­лү­­мат­ла­рына ­караганда, Байраш кешесе көпә-көндез каракны тоткарлаган. Авылдашы аның җир кишәрлеге янында урнашкан 17 280 сумлык металл койманың егерме бүлеген урларга теләгән. Ләкин хуҗа ке­ше аны вакытында күреп алган һәм урларга юл ­куймаган. 

Реклама

Җинаять эше кузгатылган. 
  Полиция бүлегенә гариза белән шәһәр кешесе мөрәҗәгать иткән. Ул элек бергә торган ир кешене  җинаять җаваплылыгы­на җәлеп итүне сораган, чөнки ул аның банк картасын урлаган һәм 1768 сум 90 тиенлек әйберләр сатып алган. 
Җинаять эше ачу мәсь­әләсе хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев