Коллектив белән тавыш бирәләр
Җәмгыять

Коллектив белән тавыш бирәләр

Сайлауларда тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә бара.

Районның газ хезмәте хезмәткәрләре сайлау участогына тавыш бирү өчен килделәр.

- Без - бердәм команда. Гражданлык бурычын кичектереп булмый. Без дәүләт кешеләре, җаваплы кешеләр. Безгә газ магистральләрендә дә, илдә дә тәртип кирәк. Кандидатуралар сайлауда өстенлекләребез төрле. Шулай да һәркемнең теләге бер – гаилә һәм якташлар иминлеге өчен хезмәт итәргә, әти-әниләребез лаеклы яшәргә, ә балаларыбыз балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә рәхәтләнеп йөрергә, физик һәм иҗади яктан үсәргә, уңышлары белән безне сөендерергә мөмкинлек булсын, - дип уртаклаштылар газ хезмәте хезмәткәрләре.


Нет комментариев