Колоноскопия ясыйлармы?
Сорауга Тәтеш үзәк район хастаханәсе хирургы Александр Курцев җавап бирә.
(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары”).
– Район хастаханәсенең эндоскопия бүлмәсендә яңа җайланма барлыкка килүен ишеттек. Беләсе иде: аңарда колоноскопия ясыйлармы икән?
Фәния Ваһапова, Бакырчы
Сорауга Тәтеш үзәк район хастаханәсе хирургы Александр Курцев җавап бирә:
– Әйе, эндоскопия бүлмәсендә яңа җайланманы кулланып, колоноскопия үтеп була. Моның өчен гомумтәҗрибә табибыннан яки хирургтан юллама алырга, кирәкле анализларны тапшырырга, аннары ФГДС бүлмәсенә барырга, кабул итүгә язылырга кирәк һәм сезгә тикшеренүгә әзерләнү алдыннан кирәкле булган барлык күрсәтмәләрне бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев