“Колос” агрофирмасы базасында урып-җыюга әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды
Җәмгыять

“Колос” агрофирмасы базасында урып-җыюга әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды

Чарада Тәтеш рай­оны башлыгы Рәмис Сафиуллов, авыл җирлекләре башлык­лары һәм рай­онның авыл хуҗалыгы берләшмәләре вәкилләре катнашты.

(Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таннары") Семинарның гамәли өлешендә катнашучылар “Колос”та заманча ашлык чистарту-киптерү комп­лексын төзүнең барышы белән таныштылар, азык әзерләү, бөртеклеләрне урып-җыю һәм көзге урып-җыю кампаниясе өчен заманча, югары җи­тештерүчәнлекле техниканы карадылар.

Аннан соң ТР буенча Россельхозцентр фи­лиалының районара бү­леге начальнигы ­Радик Закиров тәҗ­рибә делянкаларында арпа, бодай, соя, кукуруз чәчүлекләре һәм төрле технологияләр белән ­таныштырды.

Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше Жуково авылы мәдәният йортында узды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Николай Кудряшов җыелучыларга урып-җыю вакытында ашлык югалтуларын киметү буенча мөмкин булган чараларны тәкъдим итте, комбайнчыларның тәкъ­дим ителгән хезмәт хакы белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы техни­ка­сының урып-җыю кам­­па­­ниясенә әзерлеге, янгын кур­кы­­нычсызлыгы, хез­мәтне саклау мәсь­ә­ләләре каралды.

– Урып-җыюга әзерлек мәсьәләләрен сез комп­лекслы хәл итәргә ти­еш. Безнең мөһим бу­рычларның берсе – терлекчелекне нә­тиҗәле үстерү. Фермалар һәм азык үзәкләре төзү буенча активрак эшләргә кирәк. Нәтиҗәле эшләү өчен барысы да бар:  техника, технологияләр, дәү­ләт ярдәме, фермаларда ветеринария хезмәте.Хезмәткәрләрне лаек­лы хезмәт хакы белән тәэмин итегез – хезмәт хакы 35 мең сумнан да ким булмас­ка тиеш, – диде киңәшмәдә катнашучыларга Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов һәм хезмәтне оештыру ­буенча киңәшләр бирде.

Район хуҗалыкларының бер өлеше бөртеклеләрне урып-җыюга кереште.


Нет комментариев