Компенсация түләве бетерелде
РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова газета укучыларыбызның эшкә яраксыз гражданнарны караучыларга компенсация түләүләре турындагы сорауларына җавап бирә.
– Сиксән яшьтән узган өлкән кешене карыйм. 2025 елның гыйнварында миңа 1 200 сум күләмендә түләү күчерелмәде. Сәбәбе нәрсәдә? – дип сорый Гөлнара С.
– Россия Федерациясе Президентының “Хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы затларга компенсация түләүләре турында”гы 2006 елның 26 декабрендәге 1455нче номерлы Указы 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көчен югалтты. Димәк инде, РСФ органнары тарафыннан хезмәткә яраксыз затларга айлык компенсация түләүләре агымдагы елның 1 гыйнварыннан билгеләнми. 80 яшькә җиткән затларны, I төркем инвалидларны караучы хезмәткә яраклы эшләмәүче затларга айлык компенсация түләү туктатылды.
80 яшькә җиткән затларга 1 гыйнвардан иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүне өстәмә арттыруны билгеләү юлы белән гаризасыз рәвештә 1 200 сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнде, ул ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк.
Шулай итеп, индексацияләү исәбе белән 2025 елның 1 гыйнварыннан башлап, 80 яшькә җиткән затларның картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме 19 129,4 сум тәшкил итә, шул исәптән: билгеләнгән түләүнең база күләме – 8 907,7 сум; 80 яшькә җиткән затның билгеләнгән түләү артымы – 8 907,7 сум; карауга өстәмә түләү исәбенә билгеләнгән түләү артымы – 1 314 сум.
– Сиксән яшькә җиткән затны карау вакытын ничек дәлилләргә мөмкин? – дип сорый Лидия Т.
– Карауны гамәлгә ашыручы затларның иминият стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары (ИПК) рәвешендәге пенсия хокуклары автоматлаштырылган тәртиптә 2024 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән вакытка индивидуаль шәхси счетта күрсәтеләчәк.
2025 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә яраклы затлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган I төркем инвалидны һәм 80 яшьлек пенсионерны карау вакытлары, әлеге вакытларда карауны гамәлгә ашыручы затның индивидуаль шәхси счетына алга таба кертү өчен булган (узган) вакытлар, шундый карау вакытын билгеләү турындагы гариза нигезендә РСФ органы карары белән билгеләнә.
Бергә яшәгән очракта, әгәр мөрәҗәгать итүче гаилә әгъзасы булып торса, аерым яшәгәндә вакытта да, карау вакытын билгеләү турындагы карар, карау вакытын билгеләү турындагы гариза һәм бергә яшәү фактын раслаучы документлар нигезендә кабул ителә.
Карауны гамәлгә ашыручы зат һәм карау башкарыла торган зат аерым яшәгән очракта, күрсәтелгән документлардан тыш, карау башкарыла (башкарылган) затның яисә аның законлы вәкиленең чынлыкта да карау башкарылганлыгы турында язмача раславы тапшырыла, анда карауны гамәлгә ашыручы затның фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм карау вакытлары күрсәтелә.
Мондый язмача раслау алу мөмкин булмаса (хезмәткә яраксыз затның вафат булуы, сәламәтлек торышы белән сәбәпле), тиешле язмача раслау тәрбия бирелә (гамәлгә ашырыла) торган затның гаилә әгъзасы тарафыннан тапшырылырга мөмкин.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев