Тәтеш районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге һәм Татарстанның белемне үстерү институты белгечләре “Фәнни потенциал-XXI” I республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрде.
(Тәтеш, 30 апрель, "Тәтеш таңнары"). Конференция дистанцион белем технологияләрен кулланып, читтән торып катнашу төрендә узды. Анда Казаннан, Татарстанның Тәтеш, Буа, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Алексеевск, Ютазы районнарының муниципаль органнарындагы белем бирү идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, педагоглар, мәктәп укучылары катнашты.
“Фәнни потенциал-XXI” конференциясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның язмаларыннан җыентык бастырылган, андагы һөнәри кызыксынучанлык һәм эшчәнлек белем, тәрбия бирүдәге көнүзәк мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән.
Нет комментариев