Конституциягә тарихи дөреслекне саклау турындагы маддә кертеләчәк
Социология фәннәре докторы Андрей Тузиков фикеренчә, илнең Төп канунына төзәтмәләр кертү безнең траихны спекуляциядән саклаячак.
(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”). КНИТУның дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков әйтүенчә, РФ Конституциясенә тарихи дөреслекне саклау турындагы төзәтмә безнең истәлекне һәм тарихны спекулянтлардан ил эчендәге кебек, шулай ук аның чикләреннән ары да саклауга юнәлтелгән. “Татар-информ” МА шушы хакта хәбәр итә.
“Без бүгенге көндә үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш таралуын күрәбез. Һәм без, Россия гражданнары буларак, әлеге һөҗүмнәргә төп объект. Бөтен җирдә ташланулар бара, сугыш (Бөек Ватан) башланып китүгә әйтерсең лә безнең ил гаепле. Бу әлеге темага спекуляция омтылышы кебек күренә”, – дип ассызыклады социология фәннәре докторы.
Россия халкының үз бердәйлеге Бөек Ватан сугышында Җиңү белән турыдан-туры бәйле, дип өстәде Тузиков. Аның әйтүенчә, Европаның күпчелек илләрендә Икенче бөтендөнья сугышы турында “ялган” тарихи фикерләр белдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев