Конституциягә төзәтмәләр кертү гаилә, гаилә кыйммәтләренә һәм балачакка юнәлтелгән
Татьяна Ларионова әйтүенчә, илнең дәүләт сәясәтендә гаиләнең өстенлеге – иң ышанычлы карар.
(Тәтеш, 23 март, “Тәтеш таңнары”). Тр Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләвенчә, Россия Конституциясендә гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм балачак институты мәсьәләләрен ныгыту аерылушулар артуы һәм сабыйлар тууның кимүе белән көрәшүдә мөһим адым булып тора. “Татар-инфом” МА шул хакта хәбәр итә.
“Аерылышулар артуның, сабыйлар тууның кимүе, халыкның гомер озынлыгы зур булмау белән бәйле проблемалар безне Россия буенча тулаем борчуга сала. Шуңа күрә, гаилә, гаилә кыйммәтләре, балачак институы мәсьәләре бүгенге көндә закон белән ныгытыла, минем фикеремчә, бу чын мәгънәсендә бик әһәмиятле. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаиләнең өстенлеге – иң ышанычлы карар”, – дип хәбәр итте Татьяна Ларионова.
Ул шулай ук яшьләр сәясәтенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Яшьләр сәясәтен ныгыту – чиктән тыш әһәмиятле һәм бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм булдыру өчен вакытында адым ясау”, – дип йомгаклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
фото: Татар-информ/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев