Җәмгыять

Контрольдә

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына агымдагы ел эчендә 3 гариза керде”.

(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). Тәтеш районында алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр базарындагы хәл район җитәкчелеге контрольлегендә тора.

“Районда елның I кварталы эчендә алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм бетерү буенча мобиль төркем тарафыннан 54 контроль чара уздырылды, – дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекция­се эксперт-белгече Елена Сазонова. – Уздырылган эш нәтиҗәсендә гамәлдәге канунны бозуның 6 очрагы ачыкланды. Барлык хокук бозулар буенча админис­тратив материал кузгатылды, ә гаеплеләр җаваплылыкка тартылды.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына агымдагы ел эчендә 3 гариза керде”.
 


Нет комментариев