Коронавирустан вакцинация ясату турындагы сертификат ни өчен кирәк
Җәмгыять

Коронавирустан вакцинация ясату турындагы сертификат ни өчен кирәк

Сорауга Тәтеш хастаханәсенең баш табибы ­Ринат Салаватуллин җавап бирә:

(Тәтеш, 10 июль, "Тәтеш таннары").

– Коронавирустан вакцинация ясату турындагы сертификатны кайда һәм ничек алырга була, – дип ­сорый Тәтештән Регина А.

Сорауга Тәтеш хастаханәсенең баш табибы ­Ринат Салаватуллин җавап бирә:
– Прививка ясаткан барлык гражданнар вакцинация турында электрон сертификатлар рәсмиләштерә алалар. Система вакцинация ясаганда автомат режимда эшли. Ягъни, даруны турыдан-туры керткәндә, пациентка РФ Дәүләт хезмәтләре шәхси кабинетына “вакциналаштыру көндәлеге” дип аталган сылтама килә, аны берничә көн дәвамында тутырырга кирәк. Анда барысы да җиңел һәм гади. Монда ук, “көндәлек”кә, вакцинацияләүнең икенче этабы турында искәртү дә җибәрелә. Гражданин ике доза даруны алгач, шәхси кабинетта яңа вариант – сертификат алу өчен сылтама белән QR-код килә. Аны кәгазьдә бастырып чыгарырга мөмкин, яки шул ук кушымтадан файдаланып, аны электрон рәвештә күрсәтеп исбатларга була. Кодны укыганда сертификат ачыла, анда вакцинаның кайчан кертелүе һәм нинди булуы турында мәгълүмат бар.

Коронавирустан вакцинация ясату турындагы сертификат ни өчен кирәк? Цифрлы документ – прививкалар турында мәгълүмат бер урында җыелсын өчен кирәк. Бу яңа практика түгел, төрле авырулардан прививкалар ясату сертификатлары күптән кертелгән, мәгълүматлар медицина карталарында яки аерым бланкларда сак­ланган, ә хәзер коронавирустан прививка ясаткан кешеләр вакцинация турында язманы электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлегенә ия булды. Прививка ясатмаган гражданин андый сертификатны ала алмый.
 


Нет комментариев