Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коры үләнне яндырмагыз

Янган үләннән кабынып киткән ут-күз җитди нәтиҗә­ләргә китерергә мөмкин.

Ут урман массивларына, хуҗалык корылмаларына, торак һәм торак булмаган корылмаларга күчә. Дары шикелле кабынып киткән үлән, җил искән уңайга, бер секунд эчендә агач корылмага “сикерә” һәм шунда ук кабынып та китә. Моннан тыш, янгыннар вакытында һавага гаять зур күләмдә төтен күтәрелә, анда углекислый газ, сөрем газы, азот оксиды кебек куркыныч матдәләр бар.

– Янгын чыгуга юл куймас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм таләпләрен белергә, үтәргә кирәк, – дип кисә­тә тәтешлеләрне эчке хез­мәтләр өлкән лейтенанты, янгын күзәт­челеге хезмәткәре Фәнис Камалетдинов. – Кырларда яки урмандагы аланнарда беркайчан да коры үләнгә ут төртмәгез. Коры үләнгә ташлап калдырылган сүнде­релмәгән шырпы яки тәмәке төпчеге санаулы секундлар эчендә аны “янучы келәмгә” әверелдерә; үзегезнең җир кишәрлеген һәм аңа якын территорияне янучан чүп-чардан вакытында чистартыгыз; урамдагы үтеп йөрү юлларын, бакча кишәрлекләренә чыга торган юлларны агач ботаклары һәм чүп-чар белән тутырмагыз, чөнки бу янгын сүндерү машиналарына комачаулык итәчәк. Һәр торак бина янында су тутырылган савыт яки йортта янгын сүндергеч җайланмасы булырга тиеш. Дача һәм бакча кишәрлекләре территорияләрендә җиңел янучан һәм кабынып китүчән сыек­лыклар салынган савытларны,  төрле газ баллоннарын ачык урыннарда һәм ишегалларында саклау тыела. Корылмалардан 50 метрдан якынрак учак ягу тыела. 

Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре искәртә, әгәр сез бә­ла-каза яки гадәттән тыш хәлдә катнашучы яки аның шаһиты булсагыз, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә стационар телефоннан – 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерлары буенча шалтыратыгыз. Шалтыратулар бушлай һәм тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев