Кош-кортка документ кирәк
ТР буенча Россельхознадзор идарәсе гражданнарга хайваннарны һәм кош-кортларны бары тик махсуслаштырылган базарларда һәм ветеринария документлары булганда гына сатып алырга кирәклеген искә төшерә.
– Көннәр җылыту белән терлекчелек базарлары үз эшчәнлеген яңарта, анда һәркем сәламәт кош-корт һәм хайван сатып ала ала. Әмма шәһәрдән ерак урнашкан авылларда хайваннарны һәм кош-кортларны турыдан-туры автотранспорттан законсыз сатучылар да артты, өстәвенә ветеринария документларсыз. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда кулай бәягә сату, сайлап алу мөмкинлеге һәм түләүсез китерү вәгъдә ителгән игъланнар урнаштырыла. Бу очракта хайваннарның һәм кошларның куркыныч авырулар белән зарарланган булу ихтималы бар, – дип кисәтә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова.
Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында хайваннар һәм кошлар сатып алу район территориясенә карантин һәм аеруча куркыныч авырулар, шул исәптән кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган чирләр килеп чыгу һәм таралу куркынычын тудыра.
– Аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау һәм булдырмау максатыннан, шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына хайваннарны һәм кош-кортларны бары тик махсус билгеләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алырга тәкъдим ителә. Ветеринария документларында мәҗбүри рәвештә түбәндәге мәгълүматлар: төре, токымы, саны, яше, хәрәкәт маршруты, җитештерүчесе, ясалган вакцинацияләр һәм ветеринария чаралары, каян китерелүенең эпизоотик иминлеге күрсәтелергә тиеш. Сатып алганнан соң яңа терлекләрне карантинда тотарга, ягъни аларны хуҗалыктагы башка хайваннар белән бергә кушмаска, биналарны дезинфекцияләргә кирәк. Авыруның беренче билгеләре беленгәндә яки маллар кинәт күпләп үлә башлаган очракта, сәбәпләрен ачыклау һәм авыру таралуга юл куймау өчен кичекмәстән ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Тәтеш дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе Мария Ванюхина.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев