Кош гриппы хакында
Кошларның чир йоктыручан гриппы буенча хәлләр бар дөньядагы кебек, Россия территориясендә дә киеренке булып кала бирә.
(Тәтеш, 4 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Эпизоотик торышны анализлау ил территориясендә кош гриппы таралуның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Тиешсез базарлардан, арадашчылар аркылы, документлары булмаган билгесез кешеләрдән тере йорт кошлары сатып алу чир белән зарарлануның һәм аның таралуының тагын бер сәбәбе булып тора, – дип сөйли ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. – Район халкына, КФХ хуҗаларына, шәхси эшмәкәрләргә, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләренә, кош гриппы таралуга һәм бөтен зарарланган терлекләрнең үлүенә бәйле кош гриппы таралуга юл куймау чараларын күрү киңәш ителә. Әлеге чирне йоктыру ихтималы булган кош-кортны яки продукцияне тикшермичә алып кайтмаска кирәк. Теләсә нинди тиешсез ярминкәләр һәм продукцияләр сату куркыныч тудыра. Аеруча да күчмә кошлар кайткан вакытта кошларны ябып асрауны тәэмин итәргә кирәк, алар шулай ук әлеге чирне таратучылар булып торалар. Терлек азыкларын барлык ветеринария документлары, әлеге чир буенча имин булган урыннардан гына сатып алырга кирәк.
Йорт кошлары белән рөхсәтсез сәүдә итү ачыкланган очракта, автотранспорт номерын яки сатучының фамилиясен теркәп, ТР буенча Россельхознадзор идарәсенә (88432) 278-93-53, 277-65-43 телефоннары аркылы хәбәр итүегезне үтенәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев