Җәмгыять

Кошки-Новотимбаево авылында митинг узды

Бу митинг – Туган ил мәнфәгатьләрен яклап, интернациональ бурычларын үтәү-зур хөрмәткә казанган кешеләрнең хөрмәтенә һәм истәлегенә багышланды.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”). Кичә, 15 февральдә, Кошки-Новотимбаево авылында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган тантаналы митинг узды. Бу митинг – Туган ил мәнфәгатьләрен яклап, интернациональ бурычларын үтәү-зур хөрмәткә казанган кешеләрнең хөрмәтенә һәм истәлегенә багышланды. Аны Кошки-Новотимбай төп гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә.

Митингта авыл администрациясе хезмәткәрләре, кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, аларның туганнары һәм дуслары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Митингта Ватаныбыздан читтә локаль конфликтларда катнашкан авылдашларыбызның исемнәрен дә искә төшерделәр.


афганистан

Нет комментариев