Күптән түгел балабыз туды
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
(Тәтеш, 2 апрель, «Тәтеш таңнары»). “Күптән түгел балабыз туды. Берничә сәбәп белән, аны карау буенча отпускта әнием – сабыйның әбисе торырга тели. Ләкин аның эш бирүчесе мондый ял бары тик ата-ананың берсенә генә бирелә, дип әйткән. Бу чынлап та шулаймы?” – дип сорый укучыбыз.
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
– Юк, эш бирүче ялгыша. Баланы карап-тәрбияләү өчен бирелә торган ял сабыйның әнисе белән әтисенә генә түгел, шулай ук әбисенә, бабасына, башка туганнарына да яки сабыйны карауны фактта тормышка ашыручы тәрбиягә алучыларга балага яшь ярым тулганчыга кадәр бирелә. Мондый нигезләмәләр Россия Федерациясенең хезмәт кодексындагы 256нчы маддәдә беркетелгән.
Моның белән беррәттән мондый ялны бирү мөмкинлеге туганлык дәрәҗәсеннән һәм баланың әти-әниләре (әтисе яки әнисе) белән бергә яшәгән заттан бәйле түгел. Россия Федерациясенең Югары Суд Пленумы үзенең “Хатын-кызлар, гаилә бурычлары һәм балигълык яшенә җитмәүчеләре булган затларның хезмәтен җайга сала торган закон кабул итү турында”гы (19нчы пункт 2нче абзац) 1нче сандагы карарында (28.01.2014 ел) шуны аңлата. Баланы карау өчен башка туганыңа отпуск рәсмиләштерер өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Яшь ярымга кадәрге баланы карап-тәрбияләү буенча отпуск рәсмиләштергән вакытта әнисе урынына сабыйны фактта карауны тормышка ашыручы затка баланың әнисенең эш урыныннан аның югарыда әйтеп үтелгән отпускны һәм закон тарафыннан тиешле пособиене алмавы турында белешмә тапшыру зарур.
Өстәвенә, баланы 3 яшькә кадәр җиткәнче карап-тәрбияләүне фактта тормышка ашыручы затлар тулы булмаган эш көне шартларында яки дәүләтнең социаль иминияте буенча пособие алуга хокукны саклау белән өйдә хезмәт куя ала.
Эш бирүче мондый отпускны бирүдән баш тарткан очракта, бозылган хокукларны яклау өчен дәүләтнең хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яисә судка мөрәҗәгать итү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев