Кристина Шумилкина (Тәтеш районы, Олы Бисәр авылы) X “Татарстанның Чуваш чибәре – 2021” матурлык һәм талантлар республика конкурсында катнашты
Безнең катнашучы “Көмеш тавыш” номинациясендә җиңүче булды. (Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”).
(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”). 24 апрельдә Кристина Шумилкина (Тәтеш районы, Олы Бисәр авылы) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре) узган X “Татарстанның Чуваш чибәре – 2021” матурлык һәм талантлар республика конкурсында катнашты.
Конкурс Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Чуаш теле көнен бәйрәм итү кысаларында узды.
Конкурста безнең республиканың 12 шәһәр һәм районыннан килгән кызлар катнашты. Катнашучылар, гадәттәгечә, визитка, иҗади номер, үз куллары белән әзерләнгән чуваш милли ашларының презентациясен күрсәттеләр. Шулай ук катнашучыларны халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм туган телне белү буенча интеллектуаль бәйге дә көтте. Безнең катнашучы “Көмеш тавыш” номинациясендә җиңүче булды.
фото: tetushi.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев