Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрше хакы – тәңре хакы

Заманалар үзгәрде, ян-яктагы күршеләр белән аралашулар, кич утырулар, хәл-әхвәл белешүләр дә елдан-ел юкка чыга бара.

Күршеңнән гади генә рәшәткә бүлеп торганда ярый әле ул, чөнки ерактан булса да кул болгап бер-береңә сәлам бирәсең, исән-­имин булуына сөенеп куясың. Ә инде биек койма белән уратып алынган ташпулаттай биек купшы өйләрдә гомер итүчеләр моның нәрсә икәнлеген бөтенләй аңламыйдыр, мөгаен. Заманча капка кнопка белән ачыла һәм алар серле рәвештә шунда кереп югалалар да, ничәшәр метр биеклектәге коймалар артында нинди хәлләр майтарылуын беркем дә күрми дә, кызыксынмый да. Менә шуңа күрә дә, бик авыр мизгелләргә тарыганда элеккеләрнең "күршең үзеңнән яхшырак булсын" дигән гыйбарәләрен уйлап, нинди тирән мәгънә ятканын аңлап куясың.
Мин үзем фатирда, икенче катта, яшим. Аннан тирә-як бик әйбәт күренә. Буш вакыт булганда, тәрәзә каршына басып, күршеләремне күзәтергә яратам. Өлкән яшьтәге Мәнсура апага сокланып карап торам, ул һәрчак нидер эшли, каядыр бара, бер генә дә тик утырмый. Яз җитүгә бөтен йорт каршыларын тутырып аллы-гөлле чәчәкләр утырта. Җир ачылгач тотына, кара көзгә кадәр шулай. Бүген дә, башта гладиолуслар, лилия­ләр,­ бакра гөлләрнең төпләрен йомшартты,­ аннан сирәкләп, араларын матурлады, тигезләде. Янәшәдә генә таралып утырган гөлҗимеш куагының артык ботакларын кисеп таш­лады. Бәлки берәрсенә кирәге чыгар диптер инде, икенче җиргә дә күчереп утыртты. Ул да түгел тиктормас апа янына ике як күршедәге әбиләр чыктылар һәм шуннан кызып-кызып гәпләшә башладылар. "Сәламәтлегем гел болай тормас шул, картаям да инде. Шуңа күрә буш урынга куаклар утыртып чыгам әле", - диде ул аларга һәм кызыксынып туктаган узып-китеп йөрүчеләргә.
Ул да түгел тыз-быз кемдер эштән кайта, эшкә китә башлады. Сабыйларын җитәкләгән әниләр, ара-тирә әтиләр дә күренә, балалар бакчасына нәниләрен илтергә ашыгалар. Олырак­лар инде - мәктәпкә. Берара йорт ишегалды тынып кала. Төштән соң янә җанлылык хөкем сөрә башлый. Кичке саф һавада сөйләшеп утырырга яраткан күрше әбиләре тагын шул бер урынга - үзләре очраша торган эскәмиягә җыелып, гәп куерта башлыйлар. Бу да үзенә күрә бер күңелле күренеш.
Менә шундый тормыш белән яши хәзер калада яшәүче күршеләр. Ә авылларда ничек икән? Бәлки район гәҗитенә шул хакта язып җибәрерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев