Җәмгыять

Күчерерләрме икән?

“Авангард” газетасы редакциясенә Монастырский авылындагы пенсионерлар исеменнән Людмила Редькина мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Яна Дровянникова эшли торган почтабыз җимереклек хәлендәге куркыныч бинада урнашкан. Без – пенсионерларның компьютер да, транспортыбыз да юк. Без почтадан башка тора алмыйбыз: пенсия, түләүләр бар, әмма анда еш кына компьютер эшләми. Авылның мәдәният йортында почта өчен мәйдан бүлеп бирелгән. Ләкин күчермиләр, шулай итеп җәй дә үтеп китте, бу безне бик тә борчый. Поч­та начальнигына соравыбыз бар: хат ташучы кайчан уңайлы шартларда эшли башлаячак? Күчерерләрме икән? Чөнки бинаның җимерелеп, түшәме ишелеп төшү һәм башка төрле куркыныч хәлләр булуы ихтимал. 
Үземне белгәннән бирле безнең авылда почтаның беркайчан да үз урыны булмады, ул һәрчак, элеккеге Калинин исемендәге колхозның хәзерге идарәсе кебек, җимерек бинада урнашты.

Р. S. Редакциядән юлланган рәсми хатта без “Та­тарстан почтасы” ФПЭИнең Кама Тамагы ­почтамты поч­та элемтәсе бүлеге начальнигы Айрат Шәйх­ат­таровка килеп туган хәлне җайга салырга һәм Монас­тырский авылындагы поч­та бүлеге хезмәткәренең эш шартларын яхшырту үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә “Татарстан ­почтасы” федераль почта элемтәсе Идарәсе җитәкчелеге каравында.
 


Нет комментариев