-------------
Кече Әтрәчтә яшәүче Гыйльман Хөснетдинов халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтелә торган пенсионерларына һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибарлылык күрсәтеп, күчтәнәчләр өләшкән.
– Тирәбездә шундый мәрхәмәтле кешеләр булуы сөендерә. Игелекле гамәле өчен Гыйльман Вилдан улына зур ихтирам хисләребез чиксез. Күчтәнәч барысын да сөендерде, – диләр “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре.
Нет комментариев