Кул эшләренә оста, тынгысыз әби
Түбән Тарханда гомер кичерүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Саҗидә әби Абдрахманова күз явын алырлык итеп төрле әйберләр бәйли һәм үрә.
(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары"). Түбән Тарханда гомер кичерүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Саҗидә әби Абдрахманова күз явын алырлык итеп төрле әйберләр бәйли һәм үрә.
“Авылыбызда 92 яшьлек әби намазлыклар, диван җәймәләре, урындык өслекләре бәйләп үрә. Өендә алар бик тә күп инде, керсәң, бөтен өй эче аллы-гөлле булып балкып тора”, – дип безне гаҗәпкә калдырды Түбән Тархан клубы мөдире Миңзифа Галиуллова, тыл эшчәненең тыйраклыгына сокланып.
Тынгысыз Саҗидә әби гомер буе эшләп яшәгәнлектән, кулым хезмәттән башка тора алмый, тавык-чебешләр дә асрамагач, көн буе нишләп кенә бетәргә кирәк, дип әйтә икән.
Җепне кайдан аласыз дигән сорауга ул, читтә яшәүче балаларым алып кайтып торалар, дип елмаеп җавап бирә.
“Саҗидә әби зур кайгы-хәсрәтләр дә кичерде. Бер кызы юл һәлакәтендә гүр иясе булды. Шулай да тормыш ямен җуймый, бар юаныч һәм яшәү ямен шушы бәйләүләрдән, матурлыктан таба.
Ире, сугыш ветераны Нурислам абый вафат инде. Алар аның белән матур гына яшәп, биш бала тәрбияләп үстерде. Олы яшьтәге әбекәй менә шулай ямансуларга урын калдырмыйча, бәйли дә бәйли. Безгә, яшьләргә, үрнәк булып, барыбызда да соклану хисләре уятып гомер кичерә”, – диде Миңзифа ханым авылдашы турында тирән тәэсирләрен белдереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев