Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм итә

РФ Президенты Владимир Путин «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы Указга кул куйды, ул 2023 елның 23 гыйнварында гамәлгә керде.

фото: Татар-информ

Күп балалы дип, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр санала. Бала белем бирү оешмасының көндезге бүлегендә укыган очракта, дәүләт ярдәмен алар өлкән балага 18 яшь тулганчы яки 23 яшь тулганчы ала алалар.

— Күп балалы гаиләләргә Россия Федерациясе законнары нигезендә: балалар тууга һәм тәрбияләүгә бәйле дәүләт пособиеләре һәм түләүләр бирү; хезмәт өлкәсендә ярдәм чаралары күрсәтү; өч һәм аннан күбрәк бала тууга һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә хатын-кызларга иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү; күп балалы ата-аналарны һөнәри укыту һәм аларның сыйфатлы эш белән тәэмин итү максатларында өстәмә һөнәри белем алу; Россия Федерациясе субъектларында яшәү урынына бәйсез рәвештә музейларга, мәдәният һәм ял паркларына, күргәзмәләргә бушлай йөрү хокукы гарантияләнә.

Күп балалы гаиләләргә, РФда күп балалы гаилә статусын раслаучы бердәм таныклык булдырылачак, социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә өстенлекле хокук бирәчәк, шулай ук мәшгульлек, эшкуарлык эшчәнлеге өлешендә кайбер махсус ярдәм чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Күп балалы аналарны эшкә урнаштыру һәм үзмәшгульлекләрен тормышка ашыру мөмкинлеге аларга үзләрен файдалы һәм җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тоярга ярдәм итәчәк. Өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшсез әниләре квалификацияне бушлай арттырырга яки яңа һөнәр алырга хокуклы, дип хәбәр итә Тәтеш районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Альберт Абдурахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев