Күрше төбәктә дуңгызларның африка чумасын ачыклаганнар
Ульяновск өлкәсенең Сурск районында дуңгызларның африка чумасы (ДАЧ) очрагын теркәгәннәр.
(Тәтеш, 16 июнь, «Тәтеш таңнары»).
– Лаборатор нәтиҗәләргә караганда, Лава авылы территориясендә дуңгызларның африка чумасы диагнозы ачыкланган. Ярдәмче хуҗалыкта дуңгызларның үләксәләрендә ДАЧ вирусы табылган, – дип хәбәр итә районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Дуңгызларның африка чумасы – вируслы чир, ул, кагыйдә буларак, 100 процент очракта йорт һәм кыргый дуңгызларның үлеменә китерә. Чирне дәвалап булу каралмаган. Кыргый кабан дуңгызлары ДАЧның табигый резервуары булып тора. Инфекция дуңгызларда һәм кыргый кабаннарда бизгәк, косу, канлы эч китүне китереп чыгара. ДАЧ вирусы кеше өчен куркыныч тудырмый, гәрчә галимнәр аның мутацияләнергә мөмкин булуын кире какмыйлар.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев