Кыңгыр эшләр турында
Җәмгыять

Кыңгыр эшләр турында

Район полициясе бүлегенең кизү частенә Чуаш Чурапаны авылында яшәүчедән гариза керә.

(Тәтеш, 31 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 

Район полициясе бүлегенең кизү частенә Чуаш Чурапаны авылында яшәүчедән гариза керә. Ул быелның августында ук инде танышы аның 8 меңгә якын акчасын урлавын хәбәр итә. 
Алдакчы хуҗаның юклыгыннан файдаланып һәм аның кәрәзле телефонын кулланып, акчаны үзенең банк картасына күчергән. Җинаять эше ­кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре искә төшерә! Таныш түгел кешеләргә үзегезнең банк картасын биреп, сез үзегезнең акчаны югалтырга мөмкинсез! Карта блокировкаланган яки акча алу турындагы хәбәр яисә шалтырату булган вакытта, сез таныш түгел кешеләр белән аралашуны туктатырга һәм картаның кире ягында күрсәтелгән кайнар линия телефоны буенча мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә шалтыратып, төгәл белергә тиеш!
 


Нет комментариев