Кыңгыр эшләр турында
Җәмгыять

Кыңгыр эшләр турында

Урлашулар, сугышулар, ришвәт бирергә ­омтылулар: Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре март аенда шушындый һәм ­башка төрдәге җинаятьләрне тикшергәннәр.

(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”).

6 мартта полиция хезмәткәрләренә Тәтештә яшәүче берәү үзенең Табиб Соколовлар урамындагы йортында булган чакта 6 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаган танышын җаваплылыкка җәлеп итү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. 

14 мартта Тәтеш кешесе, исерек хәлдә, Разин урамындагы йортның верандасында булганда, танышы белән килеп чыккан низаг вакытында аңа сәнәк сабы белән бер тапкыр суккан, үтерү белән янаган, нәтиҗәдә хатын-кыз качарга мәҗбүр булган. Җинаять эше кузгатылган.

14 мартта Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә телефон аркылы балигълык яшенә җитмәгән баладан өйләрендә әти-әнисенең сугышуы турындагы хәбәр килеп ирешкән. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында шунысы ачык­ланган, Тәтеш шәһәрендә яшәүче ир-ат, исерек килеш, хатынына ачуы чыгып, аны кыйнаган, шул ук вакытта үтерү белән янаган. Җинаять эше кузгатылган.

16 мартта Иоково авылында яшәүченең йортында һәм йорт яны корылмаларында тентү барышында ау мылтыгы, 52 данә ау патроны, 5 килограммнан артык авырлыктагы шартлаткыч матдә табылган һәм алынган.

21 мартта Урюм авылы кешесе үз йортында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда килеп чыккан низаг нәтиҗәсендә танышына биш тапкыр суккан, пычак белән янап, үтерү белән куркыткан.

23 мартта полиция хезмәткәрләренә Килдеш авылында яшәүчедән, аның махсус хәрби операция зонасында булган улының банк картасыннан рөхсәтсез килеш, билгесез ысул белән 277 мең 500 сум акча алулары турындагы гариза тапшырылган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, улының элекке танышы банкның онлайн кушымтасына керү мөмкинлегенә ия булган һәм гариза бирүченең, аның улының рөхсәтеннән башка төрле кирәк-яраклар өчен акча күчерү гамәлен башкарган. 

24 мартта дәүләт автоинспекциясе хезмәт­кәрләре исерек хәлдә машина йөртүче Килдеш авылы кешесен туктатканнар. Ул, хезмәт автомобиле салонында утырган чакта, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә үзенә административ материал тутырмасын өчен, 15 мең сум күләмендә ришвәт бирергә омтылган. 


Нет комментариев