Байрашның мәдәният хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә авыл кырларында хезмәт куючы кыр эшчәннәре янында булды.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары", Галимә Камалиева). Байрашның мәдәният хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә авыл кырларында хезмәт куючы кыр эшчәннәре янында булды.
Игенчеләрнең авыр хезмәте мактауга лаек. Алар иртәдән алып кичкә кадәр басуда. Мул уңыш алу өчен тырышып эшлиләр. Шуңа да кыр батырларына рух күтәренкелеге өстәү бер дә комачау итми. Менә үзешчәннәр дә киңәш-табыш иткәннәр дә, бер көннәрен аларның күңелен күрүгә багышлаганнар. Азалия Хәйруллина механизаторларны татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән каршы алган. Тәнзилә Йосыпова, Ләйсән Хәйруллина, Рамил Ильясов эшчәннәргә булган ихтирам сүзләрен матур җырлары аша җиткергәннәр, аларга күңелле ял оештырып, иҗат рухы бүләк иткәннәр.
Нет комментариев