Узган атнада Яр Чаллыда кызамык очкыннары таралу аркасында шәхси балалар үзәген япканнар.
(Тәтеш, 28 июль, «Тәтеш таңнары»).
ТР Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, әлеге балалар үзәгендә 5 хезмәткәрнең берсенең дә, шулай ук 42 тәрбияләнүчедән 31енең кызамыкка каршы профилактик прививкасы булмаган.

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Галина Горланова чирнең билгеләре, авыруның нәтиҗәләре һәм дәвалану турында сөйләде:
– Кызамык – бик йогышлы чир. Барысы да температура югары күтәрелүдән, тамак авыртудан, томау төшүдән, хәлсезлектән башлана. Аннары тимгелләр, яктылыктан күрку, күзләрнең лайлалы тышчасы кызару барлыкка килә. Өзлегүләр вакытында, барыннан да бигрәк: отит, гайморит, бронхит, пневмония, гепатит һәм пиелонефрит күзәтелә. Кызамык энцефалиты һәм менингит кебек иң авыр нәтиҗәләр үлемгә китерергә мөмкин.
Кызамык чире йөкле хатын-кызларга аеруча зур куркыныч тудыра. Вирус белән очрашу яралгының үсешен бозарга һәм хатын-кызның үзенең дә сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Вакцина ясату – кызамыктан саклануның бердәнбер ысулы. Балаларга прививканы планлы рәвештә 1 яшендә ясыйлар, ә икенче тапкырын –
6 яшьтә. Прививка ясатмаган, авырмаган өлкәннәргә һәм берничә тапкыр прививка ясатучыларга, кызамыкка каршы прививканы 35 яшькә кадәр ясыйлар. Аерым төр кешеләргә, мәсәлән, медицина, сәүдә, социаль учреждениеләр һәм коммуналь өлкәләр хезмәткәрләренә кызамыкка каршы прививка 55 яшькә кадәр ясала.
Кызамыкка каршы прививканы, гомумтәҗрибә табибы белән алдан киңәшкәннән соң, Тәтеш үзәк район хастаханәсендә ясатырга була.
Нет комментариев