Тәтеш районы ЗАГС бүлегендә 2019 елның I ярты еллыгына йомгак ясадылар.
Тәтеш районы ЗАГС бүлегендә 2019 елның I ярты еллыгына йомгак ясадылар.
Районда барлыгы 339 гражданлык торышы акты теркәлгән, шуның 30ы – никах теркәү турында, 19ы – аерылышу, 194е – үлем, 77се – туучылар, 12се – әтилек хокукын билгеләү турында, 7се – исемне үзгәртү хакында.
Юридик әһәмияттәге гамәлләрнең гомуми исәбе 859ны тәшкил итә.
Физик, юридик затларга 1590 хезмәт күрсәтелгән, гаризаларның 83 проценты ТР Дәүләт порталы, ЕСИА аша бирелгән.
30 пар никахын законлы рәвештә теркәгән: авыл җирлекләрендә 14 яңа гаилә барлыкка килгән, Тәтештә – 16. Никахлашкан 60 кешенең 22се икенче кабат өйләнешкән. Балдаклар алмашуның кызган чагы март аена туры килгән – 9 никах теркәлгән.
Аерылышуга 19 акт тутырылган. 25тән алып 29 яшькә кадәрге гүзәл затлар һәм ир-егетләр аеруча да ешрак аерылышкан.
Районда сабый туу турында 77 акт теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. 20,7 проценты – гаиләдә беренче бала, 57,1 проценты – икенче, 14,3 проценты – өченче, 7,9 проценты – дүртенче һәм аннан да күбрәк. Малайлар, кызларга караганда, өчкә күбрәк туган. Ике игезәк пар туу теркәлгән.
Иң күп санда туган икенче, өченче һәм аннан соңгы нарасыйларның әниләренең яше 30дан 40 яшькә кадәр тәшкил итә. 17 яшьлек хатын-кыз иң яшь ана булган, иң өлкәне – 42 яшендә, иң олы яшьтәге әти кеше 53тә, 36 яшьлек ананың 6 баласы туган, аларның әтиләренә – 60 яшь.
Үлү турында 194 акт теркәлгән, бу үткән елга караганда 18 процентка азрак. Вафат булган ир-егетләр арасында уртача гомер озынлыгы 68,1 яшь тәшкил итә, хатын-кызлар арасында – 78,9 яшь. Район буенча уртача алганда, бакыйлыкка күчүчеләр арасында гомуми гомер озынлыгы 73,5 яшьне тәшкил итә (узган елда – 72,5). Барлыгы 94 ир-егет ахирәт дөньясына күчкән, 100 – хатын-кыз. Барыннан да ешрак очраучы диагнозлар: йөрәк-кан тамырлары чирләре, үпкә, онкология авырулары. Май ае аянычлы булган – 42 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
Районнарның ЗАГС күрсәткечләре буенча 21 шәһәрнең 2нче төркем шәһәрләр арасында Тәтеш районы республика рейтингында 6нчы урынны били һәм тулаем ТРның 43 районы арасында – сигезенчене.
Нет комментариев