Җәмгыять

Һәлак булган хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерүне Оборона министрлыгы башкарачак

Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россия Оборона министрлыгы һәлак булган хәрбиләрнең истәлеген мәңгеләштерү эшләре башкарачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин яңа боерык имзалаган. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан. 

«Россия Оборона министрлыгы турында нигезләмәгә Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып бара дигән үзгәреш кертергә», - диелгән документта.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/03/190914/


Нет комментариев