Ленинград тәтешлеләргә дә салют биргән
27 гыйнварда Россиянең Сугышчан дан көне – Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә
(Тәтеш, 27 январь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).
Герой шәһәрдә яшәүчеләрнең, озак вакытлар немец-фашист гаскәрләре камалышында үзләрен нык тотучыларның батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә калачак.
Ленинград блокадасы 900 көн дәвам иткән.
1941 елның сентябрь ахырында “Төньяк” немец армиясенең 300 меңлек төркеме Ленинградны, Ленинград фронты һәм Балтыйк флоты гаскәрләрен корычтай нык боҗрадай тулысынча әйләндереп алган. Бары тик Ладога күле буенча тар сулык кына камалыштагы шәһәрне коры җир белән бәйләп торган, ул да шулай ук дошман артиллериясенең һәм авиациясенең бертуктаусыз утка тотуына дучар булган.
Якынча 400 мең баланы, якын-тирәдәге районнарда яшәүче 343 мең кешене, шәһәрне саклаган гаскәрләрне кертеп, камалышка 2 миллионнан күбрәк кеше эләккән. Ачлыктан гына да 700 мең кеше үлгән, уннарча меңенең гомере атыш һәм бомбалар ташлаган вакытларда, эвакуацияләнгәндә өзелгән.
Шул вакыйгаларны үз күзе белән күргән тәтешле Иван Авдонин искә төшерә:
– Бронепоездда хезмәт иттем, һәм 1942 елның ноябрендә Ленинград янына фронтка җибәрелдем. Билгеле булганча, шәһәр ул вакытка камалышта иде, биредә канкойгыч сугышлар барды. Безгә немец очкычлары һөҗүм итеп торды, ә зенит җайланмалары алар буйлап төзәп ут ачты. Саперлар тимер юлны чистарттылар, аны ремонтладылар, ә без аларны һавадан ышыклап тордык. Тихвин һәм Ладогага якынайган саен – хәл коточкычрак иде, һәр көнне сугышлар барды. Совет гаскәрләре кыю рәвештә һөҗүм иттеләр, безнең бронепоезд моңа үзеннән зур өлеш кертте. Бронепоезд Тормыш юлын саклаучы үзенә бер төрле “очучы голландец”ка әйләнде. Камалышта калган Нева янындагы шәһәрдән яралыларны, балаларны һәм картларны ташучы, гадәттән тыш җимереклекләр аркылы юл үтүчегә әверелде.
Камалыш 1943 елның гыйнварында совет гаскәрләре тарафыннан өзелде. Кызыл Армиянең көчле һөҗүме нәтиҗәсендә немец гаскәрләре Ленинградтан 60 – 100 чакрым аралыкта чигендерелде, ә 1944 елның 27 гыйнварында блокада тулысынча юк ителде, 900 көнлек камалыш тәмамланды.
Җиңүне яулап алу һәм Ленинградны дошман блокадасыннан тулысынча азат итү хөрмәтенә 1944 елның 27 гыйнварында шәһәр батыр гаскәрләргә 324 орудиедән 24 артиллерия залпы белән салют бирде. Бөек Ватан сугышы тарихында беренче тапкыр шәһәргә аерым бер хөрмәт күрсәтелде: үзләрендә, зур Нева ярларында салют бирделәр. Шәһәр, анда яшәүчеләр һәм сугышчылар моңа лаек иделәр. Аларга – бөек, көтелгән, газаплар белән ирешеп алынган Җиңү килде. Тәтеш районы кешеләре дә моңа үзләреннән өлеш кертте.
Тәтеш ягы тарихы музее материаллары буенча әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев