Җәмгыять

Лилия Хәйруллина 20 студенты арасында иң яхшыларның берсе

Иң яхшылар арасында

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”). 
Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы укучысы Лилия Хәйруллина – урта һөнәри белем учреждениеләренең 20 студенты арасында иң яхшыларның берсе. Студент кыз Татарстан Рес­публикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия. Бүләкләү тантанасы КФУда булды. Стипендия алу хокукына Лилия яхшы укып, респуб­лика чараларында, бәйге­ләрдә катнашып иреште. 

Россиянең атказанган тренеры Г. В. Долгова призына йөзү буенча “Идел буе” балалар йөзү лигасы” Бөтенроссия ярышларында 50 метр ераклыкка аркада йөзүдә Тәтешнең спорт мәктәбе шәкерте Константин Привалов өченче урынны алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Дарья Грошева, Дарина Торгашова, Анастасия Михеева (тренерлары Э. Д. Мөхәммәтҗанова) көчлеләр унлыгына керде. 


Нет комментариев