Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлмәттә күп катлы йортта янгыннан ике баланы һәм аларның анасын коткарганнар

Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Әлмәттә күп катлы йортта чыккан янгыннан бер хатын-кызны һәм аның ике баласын коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 11.18 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Ленин урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр өченче кат балконында ярдәм сорап кычкырган хатын-кызны һәм аның ике баласын күреп алган. Балконга баскыч куеп, хатын-кызны һәм ике малайны (берсе – өч, икенчесе – бер яшьлек) алып төшкәннәр.

Моннан тыш, өске каттагы фатирдан, махсус битлек кидереп, 91 яшьлек әбине урамга алып чыкканнар.

Башка зыян күрүчеләр юк. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев