Мәкерле алдакчылар Жуково авылында яшәүченең йөз меңнән артык акчасын урлаганнар
Җәмгыять

Мәкерле алдакчылар Жуково авылында яшәүченең йөз меңнән артык акчасын урлаганнар

Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча.

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”).

Көнкүреш техникасын сүткән
Тәтештә яшәүче берәү Тәтеш районының  эчке эшләр бүлегенә үзенең йортына 28нән 31 гыйнвар аралыгында кемнеңдер үтеп керүе турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Билгесез кеше аның кер машинасы һәм суыткычының электр двигательләрен сүтеп алган. Өстәвенә, электр үткәргечен дә өзеп алып киткән. Җинаять эше кузгатылган. 

Чит кеше картасы белән түләгән
Берничә тапкыр хөкем ителгән, эшләмәүче тәтешле үзенең танышын талаган. Банк картасын урлап, явыз ниятле кеше шәһәр кибетләрендә сатып алган әйберләренә шуның белән түләгән. Картасы урланган кешегә китерелгән зыян 10 400 сумны тәшкил иткән. 

Машина белән юл кырыена тәгәрәгән
Яшел Үзән районында яшәүче 21 яшьлек ир-ат урлап киткән машина белән юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хәл 15 февральдә төнге сәгать өчләр тирәсендә килеп чыккан. Яшь ир-ат Арча районында яшәүче үзенең яшьтәшенең машинасын урлап киткән. Ул Көньяк урамыннан алып Горький – Проект урамнары кисешкән урынга кадәр барып җиткән һәм идарәне югалтып, машина белән юл кырыена тәгәрәгән.      

Хокук бозган өчен җавап тотарга кирәк
Олы Тормы авылында яшәүче берничә тапкыр хөкем ителүче кеше үзенә суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүләрне үтәмәгән һәм административ ­хокук бозган. 

Урындык белән суккан 
Олы Тарханда вакытлыча яшәүче Ульяновск кешесе ызгыш китереп чыгарган. Ул бергә яшәүче хатын-кыз йортында 1 мартта кичке сәгать 10нар тирәсендә спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта танышының башына агач урындык белән суккан, һәм өстәвенә, үтерү белән дә янаган. Ир-атның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән. Җинаять эше кузгатылган.  
 
Алдакчылар картадан кабат акча чәлдергәннәр
Мәкерле алдакчылар Жуково авылында яшәүченең йөз меңнән артык акчасын урлаганнар. Алар янәсе дә аның исеменә законсыз рәвештә кредит рәсмиләштерелүен һәм онлайн кушымтада аның телефон номеры алмаштырылуын сылтау итеп, хатын-кызны ялгыш адымга этәргәннәр. Зыян күрүче алдакчыларның күрсәтмәләрен үтәп, мобиль кушымтаны күчереп алган һәм таныш түгел кешеләргә үзенең идентификация номерын хәбәр иткән. Шулай итеп ул үзенең компьютерындагы һәм мобиль җайланмасындагы мәгълүматларны карау өчен мөмкинлек булдырган. Нәтиҗәдә аның банк картасындагы (счетындагы) 124 мең 800 сум акчасыннан җилләр искән, җинаятьчеләргә шул кирәк тә булган. Җинаять эше кузгатылган.  
Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча


Нет комментариев