Җәмгыять

Мал-туарны кайгыртыгыз

Дуңгызларның африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның аеруча да куркыныч, кискен вируслы чире.

(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Хайваннар арасында авырулар һәм үлүчеләр саны йөз процентка җитә. Аңардан дарулар да, вакциналар да юк. Авыру хайваннарны дәвалау мөмкин түгел һәм тыела. Кеше африка чумасы белән чирләми.

– Безнең илдә дуң­гызларның африка чумасы буенча карантин тәртибендә 66 чир ­очкыны һәм 43 инфекция­ле объект бар; карантин тәртибендә кыргый фаунада – 28 очкын, шулай ук 3 инфекцияле ДАЧ объекты бар, – дип хәбәр итте ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара ­Арсланова. 

Африка чумасы кабынган урында барлык дуңгызларны юк итәләр, үләксәләре, агач хуҗалык корылмалары, тирес, терлек азыгы калдыклары, карау әйберләре яндырыла. Җир кишәрлекләре­нә, дуң­гызчылык ­ферма­ларына дезинфек­ция ясала. Барлык дуңгызлар юк ителгәч 30 көннән соң карантин тәмамлана, бу урында аларны алга таба үрчетү мәсьәләсе карантин бетерелгәч кимендә бер елдан соң гына мөм­кин булачак.

Дуңгызларның африка чумасы таралуга һәм аның очкыннарын таратуга китергән гамәлләр кылган (бернинди чаралар күрмәгән) өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. 

Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис Гарипов дуңгызларның ­африка чумасын йоктыруга юл куймау чаралары турында терлек хуҗаларының исенә төшерде.

– Үз хуҗалыгыгызга чит-ятларны кертмәгез. Дуңгызларны ябып асрау тәртибенә күче­регез, – дип мөрә­җә­гать итте Рәмис Әхмәт улы тәтешлеләргә. –  Дуңгызларга терлек азыгы һәм азык-төлек калдыкларын пе­шермәгән килеш ашатмагыз. Кимерүчеләргә каршы көрәш алып барыгыз. Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре белән терлек чалуга һәм терлек суюга ветеринария-санитария экспер­тизасы ­уздырмаган ки­леш, шәхси хуҗалыкларда мал чалмагыз һәм дуң­гызларны сатмагыз. Тиешсез сәүдә урыннарында ветеринария документларыннан башка дуңгызлар һәм дуң­гызчылык продукциясе, азык сатып алмагыз. Ветеринария белгечләре тарафыннан башкарыла торган вакцинацияләү һәм башка эшкәртүләр өчен  дуңгызларның баш санын һичшиксез хәбәр итегез. Үлгән яки мәҗбүри үтерелгән дуңгызларның итен эшкәртү катгый тыела. Кыргый кабаннар да инфекция таратучы ­булырга мөмкин, ­аучыларга бу хакта белү зарур. Кыргый кабан үләксәсен күргәндә, дуңгызларның африка чумасы чире билгеләре пәйда булганда яки алар кинәт үлгән очракта, бу хакта кичекмәстән район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 8(84373) 2-87-74 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Дуңгыз итеннән ясалган продукцияләрне – колбаса, ит, ысланган ит ашамлыклары, ярымфабрикатлар һәм шундыйрак продукцияләрне – кибеттән яки базарлардан, дуңгыз итен – ветеринария экспертизасы лабораториясендә контроль узганны гына сатып алырга кирәк, дип билгеләп үтте белгеч.
 


Нет комментариев