«Җомга көн кич» дип исемләнгән искиткеч спектакль узды.
23 июль көнне безнең Кече Этрәч авылы мәдәният йортында зур бәйрәм булды! Безгә кунакка Апас халык театры килеп, «Җомга көн кич» дип исемләнгән искиткеч спектакль бүләк итте. Бу хакта Кече Әтрәч Мәдәният йорты хәбәр итә.
Тамашачыларыбыз артистларны бик җылы каршы алды: һәр күренеш алкышларга күмелде. Спектакль һәркемнең күңелендә иң якты, иң җылы хисләр генә калдырды.
фото: Малоатрясский-Сдк Кече-Әтрәч-Мәдәният-Йорты





Нет комментариев