Марат Якупов: Район газетасын яратып укыйбыз
Редакциябезгә район җирлекләренә яшәүчеләрдән җылы эчтәлектәге хәбәрләр килеп тора.
(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”).
– Район газетасын яратып укыйбыз. Аның аркылы минем дә үз кичерешләремне җиткерәсем килә, – дип уртаклашты Кызыл Тархан авылыннан Марат Якупов. – Минем тормышымда авыр вакытлар күп булды. Андый чакта кемнеңдер җылы сүзе генә дә яшәүгә өмет, көч өсти. Бүгенге көндә андыйлар бармы соң диярләр кайберәүләр, бар дип ышанып әйтә алам. Сәламәтлегем бик какшагач, хастаханә юлын күп таптарга туры килде. Шул чагында безнең “Р. Г. Сафиуллова” КФХ җитәкчесе Рима Гомәр кызы Сафиуллова хәлемне белеп торды һәм матди яктан ярдәм дә иткәне өчен аңа хөрмәтем чиксез. Бу безнең гаилә өчен әйтеп бетергесез булышлык, һәм игелекле кешеләр барлыгына ышаныч уятты. Рима Гомәр кызы киң күңелле, юмарт һәм мәрхәмәтле дисәм бер генә арттыру булмастыр. Безнең өчен эшләгән яхшылыгы үзенә әҗер-савап булып кайтсын иде. Сәламәт һәм эшендә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев