Җәмгыять

Марина Трофимова: коронавирус инфекциясе буенча чикләүләр туристлар сәфәренең юкка чыгуына китерде

Туроператорларның ике юлы бар: акчаны кире кайтарырга яки башка шундый алмаш тур тәкъдим итәргә.

(Тәтеш, 10 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда агымдагы елда туристлык фирмалары эшчәнлегенә карата шикаятьләр саны артты, дип хәбәр иткән Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова "Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
 
"Соңгы айда мөрәҗәгатьләр саны кимеде, әмма тулаем алганда, 2020 елда бездә туристлык хезмәтләренә карата шикаятьләр саны 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Бу аңлашыла да, чөнки коронавирус инфекциясе буенча чикләүләр туристлар сәфәренең юкка чыгуына китерде", - дип искәрткән Марина Трофимова.

Ул Россия Хөкүмәте тарафыннан хезмәт күрсәтү шартнамәләренең аерым тәртибе кертелгәнен искә төшергән. 2020 елның июленнән туроператорларның ике юлы бар: акчаны кире кайтарырга яки башка шундый ук алмаш тур тәкъдим итәргә, бу вакытта кулланучы өчен бәя артмый.

"Бу тәртип 2021 ел ахырына кадәр гамәлдә, әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында турист, әйтик, хәзер ноябрьдә баш тартса, 2021 елның декабренә кадәр аңа бу сәфәрне алыштырырга тәкъдим итә алалар", - дип белдергән Марина Трофимова.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, килешүне ирекле тәртиптә өзеп булмый икән, мондый мәсьәләләр суд тәртибендә хәл ителергә мөмкин, дип ассызыклаган.


Нет комментариев