Вакыт кәгазь басмаларга ныклыкны өстәми, әмма китапның мәңгелек булуы беркемдә дә шик тудырмый.
(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таннары", Мәдинә Ибәтуллина)). Китапханәләр көне алдыннан без районның төп китаплар бинасында булдык һәм китапханәләрнең тормышы һәм язмышы, аларның мөмкинлекләре, ресурслары турында Тәтеш җирлекара китапханә директоры Марина Трофимова һәм үзәк китапханәнең методик-библиография бүлеге мөдире Нина Арисова белән әңгәмә кордык.
37 китапханә кергән район китапханә системасында зур коллектив – профессиональ, иҗади һәм энергияле – 50дән артык хезмәткәр эшли, күбесенең эш тәҗрибәсе зур һәм югары белемгә ия. Безнең әңгәмәдәшчеләребез нәкъ тә менә белемлелекне иң алга куялар, шулай ук Нина Александровна ышаныч белән: “Заманча китапханәче аерым сыйфатларга ия булырга тиеш: бу китапка мәхәббәт, зыялылык, тел байлыгы, этик культура, аралашучанлык һәм тагын бер кат белемлелеккә басым ясыйм”, – диде.
Китапханәче булып эшләү җиңел дип әйтү, ялган булачак. Бүген бу һөнәр уникаль, социаль әһәмияткә ия. Бер генә чара да, район күләмендәге вакыйга да, зур яки кечкенә булуга карамастан, китапханәче катнашыннан башка узмый.
Мәсәлән, күптән түгел Урюм авылы китапханәчесе Тамара Куркова республика телевидениесен кабул итеп һөнәрнең универсальлеген чираттагы тапкыр исбатлады. Ул профессионал янына махсус интервью алыр өчен килгән Татарстан журналларының берсендә эшләүче хәбәрчене дә гаҗәпләндергән.
Китапханәчеләр туган як тарихы өчен бик кыйммәтле һәм мөһим булган туган якны өйрәнү, тикшеренү эшләре алып баралар. Бүген алар Туган телләр елы кысаларында методистлар тарафыннан оештырылган “Тәтеш җиренең гореф-гадәтләре һәм традицияләре” дип аталган туган якны өйрәнү эстафетасында катнашалар. Эштә шулай ук яңа алымнарны да кулланалар, үткәрелә торган төрле чаралар турында мәгълүмат социаль челтәрләргә, Милли электрон китапханә сайтына урнаштырыла.
– Виртуаль абунәчеләр саны артты, – диләр китапханә хезмәткәрләре. – Тәтеш районында туып-үскән кешеләр кече ватаннары белән кызыксынуларын югалтмыйлар һәм илебезнең барлык почмакларыннан рәхмәт хатлары җибәрәләр. Ел башыннан алып Милли электрон китапханә сайтына 400дән артык яңалык урнаштырылды, узган ел белән чагыштырганда шактый күп.
Нәтиҗәлелек – бердәм команданың җиңел булмаган эше. Китапханә һәм китапханә укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашучылар һәм җиңүчеләр, призерлар булып торалар. 2020 елда гына да конкурсларда һәм акцияләрдә 1040 кеше катнашты.
Бүгенге көндә китапханәдә эшләү катлаулырак, әмма күпкә кызыграк. Китапханәләр, бигрәк тә авыл китапханәләре үзенчәлекле аралашу урынына әверелде. Биредә очрашалар, төрле чараларга сценарийлар язалар, аларны тормышка ашыралар, чәй эчәләр, түгәрәкләр, берләшмәләр эшли.
Әңгәмә ахырында Марина Трофимова болай дип ассызыклап үтте:
– Китапханәчеләребез көн саен китапханә җәмгыять тормышы өчен зур әһәмияткә ия булуын һәм җәмгыятькә мәдәниятнең нигезе буларак кирәклеген раслыйлар. Рухи байлыкны, зыялылыкны, әхлакны торгызу – бүгенге көндә китапханә эшендә төп бурыч. Безнең һәркайсыбыз аны намус белән башкаруыбыз өчен җәмгыять алдында зур җаваплылык тота.
рәсемдә: Район китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелә.
Нет комментариев