Мәдәният учагына – матур бүләк
Район авылларында яшәүчеләр бер-берләренә игелекле гамәлләр башкарып, үзләренең киң күңелле булуларын әледән-әле раслап тора. Олы Тормыда булган күркәм очрашу да моңа ачык дәлил.
(Тәтеш, 6 октябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, сурәт гәҗит фотобанкыннан ). “Безнең авылга Олы Тарханнан кунакка килгән Назирә апа Койрыкова җирлектәге мәдәният йортына татар хатын-кызларының милли ике күлмәген, алъяпкыч, калфагын бүләк итте. Моңа ихластан шатландык. Аңа хөрмәт һәм ихтирам хисләребез чиксез. Арабызда шәфкатьле, юмарт кешеләр барлыгына чын йөрәктән сөендек. Әлеге милли киемнәрне чаралар булганда, сәхнәләрдә чыгыш ясаганда һичшиксез кулланачакбыз, алар безнең өчен бик кадерле”, – диде Миләүшә Салихова игелекле Назирә ханыма җылы теләкләрен әйтеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев