“Меркурий” системасында документларны рәсмиләштерү үзгәрешләре турында
“Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ хәбәр итә, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы (№ 648, 2015 елның 18 декабреннән) нигезендә, барлык ветеринария-озату документлары “Меркурий” ФДМС системасында электрон төрдә рәсмиләштерелергә тиеш, шул исәптән тере терлекләргә, иткә, әзер сөт һәм балык продукцияләренә.
(Тәтеш, 2 май, «Тәтеш таңнары»). “Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ хәбәр итә, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы (№ 648, 2015 елның 18 декабреннән) нигезендә, барлык ветеринария-озату документлары “Меркурий” ФДМС системасында электрон төрдә рәсмиләштерелергә тиеш, шул исәптән тере терлекләргә, иткә, әзер сөт һәм балык продукцияләренә.
Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2015 елның 18 декабреннән расланган боерыгы (№ 648) буенча, “Меркурий” ФДМС системасында электрон ветеринария-озату документлары белән озатып барырга тиешле контроль астындагы товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыкка 2019 елның 1 июленнән үзгәрешләр кертелә. Ул үз эченә түбәндәге үзгәрешләр исемлеген ала:
• әчкелтем сөт ризыкларыннан тыш, әзер сөт продукцияләре (атланмайны кертеп);
• композит продукция (шул исәптән терлек һәм терлекнеке булмаганнан барлыкка килгән);
• балык консервациясе;
• колбаса, ит, итле эч-баш продуктлары, кан, балык яисә кысла, моллюскалар яисә башка суда яшәүче умырткасызлар рәвешендәгеләр һәм әлеге продуктларның теләсә нинди комбинацияләре белән эшкәртелгән яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек яки кайбер үсемлек өлешләре, аларның катнашмаларыннан торган азык-төлек;
• эчлегендә балык, кысла, моллюскалар яисә суда яшәүче башка умырткасызлар рәвешендәгеләр, колбаса, ит, итле эч-баш продуктлары, кан һәм әлеге продуктларның теләсә нинди комбинацияләре булган җылылык белән эшкәртелгән яки җылылык белән эшкәртелмәгән яисә башка ысул белән әзерләнгән макарон әйберләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев