Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миграция буенча сорауларны электрон төрдә хәл итеп була

Миграция буенча тәкъдим ителгән хезмәтләрне дәүләт муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы аша алырга мөмкин.

(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары").  Миграция буенча тәкъдим ителгән хезмәтләрне дәүләт муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы аша алырга мөмкин. 

Хезмәтләрне чират тормыйча алу Бердәм порталның өстенлеге булып тора. Кәгазь төрдә гариза язу зарурилыгы юк. Электрон төрдәге гаризаны тәүлегенә 24 сәгать эчендә үзеңә уңайлы вакытта, Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган теләсә нинди компьютердан, бирергә була. Документлар рәсмиләштерүнең барлык этапларын “Шәхси кабинет”та күрергә мөмкин.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге миграция буенча электрон төрдә түбәндәге хезмәтләрне алып булуын хәбәр итә:
– 5 ел гамәлдә булу вакыты белән чит ил паспорты бирү; 
– электрон төрдәге мәгълүматны үз эченә алган 10 ел гамәлдә булу вакыты белән чит ил паспорты бирү;
– РФ гражданинына эчке паспорт бирү (алыш­тыру);
– РФ гражданнарының теркәү исәбе;
– РФга килүгә чакыру кәгазе бирү;
– адрес-белешмә мәгълүматлар бирү.

Тәкъдим ителгән гариза районның миграция пункты хезмәткәрләре тарафыннан бер эш көне дәвамында карала, шуннан соң гражданнар бирелгән гаризаның каралу барышы турындагы мәгъ­лүматны дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталындагы “Шәхси кабинет” аша алачаклар. 

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында шулай ук хөкем ителгәнлек булу (булмау) һәм (яки) җинаять эзәрлекләве фактлары яисә җинаять эзәрлекләве туктатылу турындагы белешмә бирү буенча дәүләт хезмәтләреннән файдаланыр­га мөмкин. Гаризаны порталда рәсмиләштереп, әзер белешмәне 30 тәүлек дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә алырга була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев