Милли тәрбиянең  тамыры –  гаиләдә
Җәмгыять

Милли тәрбиянең тамыры – гаиләдә

Тәтештәге 2нче урта мәктәптә райондагы уку йортлары укытучылары, Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, ата-аналар катнашында семинар булды.

(Тәтеш, 28 февраль, “Тәтеш таңнары”, Сәния Сәмигуллина фотосы).“Семинар мәктәп директоры Фиргать Гаффаровның сәламләве, укытучы Гөлия Нә­фи­гый­наның мәктәптә мил­­ли мәгариф­нең ­то­­­ры­шы бе­лән таныш­тыруыннан башланды. Укытучылар Ми­­­ләүшә Галиуллина һәм Сария Фәткуллина се­ми­нарда ачык дәрес уздырды. Өлкән сыйныфлар мәктәпнең бай эчтәлек­ле музее бе­лән таныш­тырып, Бөек Ватан сугы­шы турындагы стенд һәм экспонатлар янында әдәби программа күрсәтте. Гөлия Әмин кызы 2нче сыйныфларда уку­чы татар балалары һәм аларның ата-аналары белән сыйныфтан тыш чара уздырды”, – ди­де Сәлимә Арсланова, семинар­дан алган тирән тәэ­сирләре белән уртак­лашып. 

“Милли тәрбия яшәсен дисәк, беренче, ата-­анадан баш­ларга ки­рәк, аның  та­мы­­ры – гаиләдә. Әти-әни­ләр катнашында уз­ган бүгенге тәрбия чарасы шуның бер мисалы. Районның “Ак­ кал­фак” оешмасы үз эшен әлеге юнәлештә оештыра. Без ата-аналар, балалар бакчалары, мәктәпләр белән хезмәттәшлек итәбез”, – диде семинарда чыгыш ясаган Рима Гомәр кызы. 

 


Нет комментариев