Тәтештәге 1нче урта мәктәп шулай дип исемләнгән акциядә җиңеп чыкты.
(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары", Сиринә Сәйфетдинова). “Аның төп максаты – татар теленә игътибарны арттыру, яшьләр арасында татар телен киң җәелдерү. Безнең мәктәп рус телле дип санала, шулай да әлеге акциядә бик теләп катнаштык”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты мөгаллимәләр.
Укытучылар әйтүенчә, акциянең беренче биремендә шәһәрнең төрле оешмаларында булу, анда татарча аралашу, туган тел көне турында мәгълүмат бирү каралган. Мәктәпнең Румия Шәйхетдинова җитәкчелегендәге 3 “А” сыйныф укучылары балалар китапханәсенә барып, анда китапханәче белән әңгәмә корганнар, үзләренә ошаган китапны укырга алганнар. Бу очрашуны видеога төшереп, мәктәп сайтына да урнаштырганнар. 9 “А” сыйныфта укучылар җитәкчеләре Гөлнур Хәсәнова белән шәһәр кибетләренең берсендә булган. Балалар сатучылар белән татарча сөйләшеп, туган тел көне уңаеннан сораулар да биргәннәр.
Чулпан Садриева җитәкчелегендә 9 “Б” класслар районның электр челтәрләре хезмәткәрләре янына барган.
Икенче бирем – татар Википедиясенә мәкаләләр язу яки тәрҗемә итү бәйгесендә 8 “В” сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Светлана Гасимова ярдәмендә күп телле веб-сайт – Википедия белән танышкан. Укучылар татар һәм рус телләрендә язып булырлык темалар хакында фикер алышкан, “Вшиха тавы”, “Изгеләр зираты” (Зур Әтрәч), Озын Алан (табигый тыюлык) мәкаләләре дөнья күргән.
Өченче биремдә мөгаллимә Римма Гомәрова акциядә катнашучыларны социаль челтәрдәге төркемгә “Мин татарча сөйләшәм” логотибы белән теркәп, анда барлык мәгълүматларны куя барган. Укытучы Рузилә Хәмидуллина 5 “Б” сыйныф укучылары белән бергә В. Сутеевның рус телендәге “Аю абзый” әкияте буенча төшерелгән мультфильмны татар теленә тәрҗемә иткән һәм ул бик тә уңышлы килеп чыккан. Гөлнур Хәсәнова җитәкчелегендәге 9 “А” сыйныфлар спорт, төгәл фәннәр, фантастика, бизнеска багышланган кыска фильмнарны төшерүгә бик теләп алынган. Алар “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” фильмын төшереп, үз фикерләрен җиткерә алган.
Югарыда әйтеп үтелгән педагоглар тырышлыгы белән шәһәрдәге 1нче урта мәктәп татар телен саклау һәм үстерүгә керткән лаеклы өлеше, республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә җиңү яулаганы өчен Диплом белән бүләкләнде.
Нет комментариев